Чаллы җырчысы Илзирә Ибраһимова тагын Бөтенроссия бәйгесендә катнаша
Ул РФ сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзлары гимнын иң оста башкаручы булырга омтыла.
5нче шәһәр хастаханәсенең күз авырулары бүлеге өлкән шәфкать туташы, җырчы Илзирә Ибраһимова республика оешмасының VIII пленумында РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре гимнын яңартып башкарган иде.
Аның кандидатурасын бертавыштан Россиякүләм бәйгегә тәкъдим иттеләр.
«Әлеге гимнның авторлары – С.Кострова һәм С.Батаева. Аны яңартып башкару буенча бәйге игълан ителде. Мин яңартып башкардым һәм язманы бәйгегә җибәрдек. Аның нәтиҗәсе агымдагы елның декабрендә билгеле була», – диде Илзирә Ибраһимова.
Моңа кадәр җырчы-шәфкать тутатшы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Бөтенроссия патриотик җырлар бәйгесенең финалисты булган иде. Ул үзенең бабасына һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча солдатларга багышланган «Батырларга» дигән җыр башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев