Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 13 яшьлек малай машина астына эләкте

Аның хәле турында ЮХИДИ хезмәткәрләре сөйләде.

Тынычлык проспектыннан Хәсән Туфан проспектына борылышта бала катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. “Джилли МК” автомобиле 13 яшьлек малайны бәрдерде. Ул юлны зебрадан самокатта чыккан була. Бәхеткә, бала җиңелчә тән җәрәхәтләре алды, ди инспекторлар. Табиблар караганнан соң, аны өенә озаттылар. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре сак булырга чакыра. Каникуллар вакыты җитте. Ата-аналарга балаларына юл кагыйдәләрен аңлату сорала. 

ЮХИДИ пропаганда бүлеге фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев