Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 140 млрд сум салым җыелган

Бу хакта Федераль салым хезмәтенең Чаллы буенча инспекция башлыгы Диана Сагетдинова хәбәр итте.

Федераль салым хезмәтенең Чаллы буенча инспекция башлыгы Диана Сагетдинова 2024 ел нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. 2025 елның январь мәгълүматларына караганда Чаллыда 17 меңнән артык юридик зат һәм шәхси эшмәкәр, 48 мең үзмәшгуль теркәлгән. 

Россиянең консолидацияләнгән бюджетына Чаллыдан 140 млрд сум салым җыелган, бу 2023 елга караганда 17 млрд сумга артык. Федераль казнага 90 млрд сум салым җибәрелгән. 

Чаллылылар узган елда республика бюджетына 40 млрд сум, шәһәр бюджетына 9,5 млрд сум (2023 ел белән чагыштырганда 2 млрд сумга артык) акча керткән. 
Бюджеттан тыш фондларга 48 млрд сум акча җибәрелгән. Бу күрсәткеч 2023 елга караганда 35  процентка артык. Физик затлардан милек салымы күләме – 1 млрд 221 млн сум. Үсеш – 7 процент. 

Физик затларның кеременә салым 2023 ел белән чагыштырганда 1 млрд 455 млн сумга артып, 7 млрд 99 млн сум тәшкил итте.  

Чаллы мэры Наил Мәһдиев:  «Керемнең артуы хезмәт хакының үсүе һәм диведентлар түләүгә бәйле. Без хезмәт хакын арттыру яклы, чөнки кешеләр югары хезмәт хакы алса, бюджетка да керемнәр күп керә. Ә салымнар – социаль мәсьәләләрне хәл итүдә төп финанас корал», – дип, салымнарны вакытында һәм тиешле күләмдә түләгән «КАМАЗ» ГАҖ, ТЭМПО, катыргы-кәгазь комбинаты, «Чаллы икмәге» АҖ, Ремдизель, «Татэнерго» АҖ предприятиеләренә рәхмәт белдерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бурыч акча салымнар Бюджетлар