Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 15 бала юл һәлакәтенә очраган

Инспекторлар күп очракта авариягә алар үзләре сәбәпче, ди.

Чаллыда 4 ай эчендә балалар катнашында 15 юл-транспорт һәлакәте булган. Узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләр 31% түбән. Зыян күрүчеләр саны да 28% азрак. Әлеге мәгълүматларны Чаллы Дәүләт автоинспекциясе җиткерде. 

Аварияләргә, гадәттә, балалар үзләре сәбәпче, ди инспекторлар. Шәһәрдә 3 бала җәяүлеләр юлын чыкканда юл кагыйдәләрен бозган. Берсе тиешсез урыннан чыкса, икесе светофорның кызыл утына хәрәкәт иткән. Шулай ук велосипедта йөрүчеләр катнашында 3 юл һәлакәте теркәлгән. 

Каникуллар вакытында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан Чаллыда «Игътибар, балалар!» профилактик чара старт алды. Машина йөртүчеләргә һәм балаларга игътибар арта дигән сүз. Автомобильләрне балалар креслолары белән җиһазландыруга тикшерәчәкләр, укучыларга юл кагыйдәләрен аңлатачаклар, ата-аналар белән җыелышлар, төрле акция, викториналар көтелә. «Игътибар, балалар!» 5 июньгә кадәр дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев