Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза.
Бүген, 18 сентябрьдә, Россия Дәүләт Думасының IX чакырылышына депутатлар сайлау башланды. Чаллыда тавыш бирү өчен 173 сайлау участогы ачылды. Алар иртәнге 8:00дән 20:00гә кадәр эшләячәк. Участокларда сайлаучылар өчен кирәкле шартлар булдырылган, җәмәгать тәртибен саклауга да аерым игътибар бирелә.
Шәһәрдә 391 меңнән артык сайлаучы тавыш бирү хокукына ия. Автозавод районында – 131 меңнән артык, Комсомол районында – 110 меңгә якын, Үзәк районда 150 меңнән артык сайлаучы бар.
Татарстанда сайлаучыларга ике бюллетень бирелә. Беренчесендә сәяси партияләрнең федераль исемлекләре, икенчесендә бермандатлы сайлау округындагы кандидатлар күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Парламентның 450 мандатының 225е федераль партия исемлекләре буенча, тагын 225е бермандатлы сайлау округлары буенча бүленә. Татарстанда, шулай ук, 50нче Биектау бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау да үткәрелә.
Нет комментариев