Чаллыда 19 яшьлек егет банк картасын мошенникларга биргәне өчен хөкем ителде
Нинди җәза каралган?
Чаллыда 19 яшьлек егет банк картасын өченче затларга законсыз операцияләр үткәрү өчен биргәне өчен гаепле дип танылды. Үзенең «хезмәтләре» өчен ул 4500 сум акча алган, ә карта аша башкарылган мошенниклык транзакцияләренең гомуми суммасы 600 мең сумнан артып киткән – нәкъ менә шушы сумма гражданнардан урланган. Яр Чаллы прокуратурасының позициясен исәпкә алып, суд яшь кешене РФ Җинаять кодексының 187 нче маддәсенең 3 нче өлеше буенча гаепле дип тапты.
Прокуратура искәртә: банк карталарын, ПИН-кодларны һәм шәхси кабинетларга керү мәгълүматларын башка кешеләргә тапшырган өчен («дропперлык») җинаять җаваплылыгы каралган. Моның өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Чаллы шәһәрендә генә дә судларда әлеге вакытта шуңа охшаш 11 җинаять эше карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев