Чаллыда машиналар урлаган 3 яшүсмергә суд булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машиналар урлаган 3 яшүсмергә суд булды

Алар җәза төре белән килешмәде.

Чаллы судында 3 яшүсмерне хөкем иттеләр. Алар 2023 елда 3 ай дәвамында бергә сөйләшенеп автомобильләр урлау белән шөгыльләнгән. Барлыгы 10 эпизод. Судта егетләр гаебен таныды. Зыян күргән машина хуҗалары хәтта яшүсмерләргә катгый җәза бирмәүләрен сорадылар. 

Яшүсмерләрнең икесе ирекләреннән мәхрүм ителде. Алар тәрбия колониясендә утырачак. Өченче егет шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәде. Яшүсмерләр апелляция белән чыккан. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев