Чаллыда 30 ишегалдын төзекләндерә башладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 30 ишегалдын төзекләндерә башладылар

Шәһәрдә «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырыла.

Чаллыда “Безнең ишегалды” программасына старт бирелде. Хәзерге вакытта шәһәрнең 30 коплексында техника эшли. Иң беренче асфальт җәяләр. 

Исегезгә төшерәбез, быел Чаллыда барлыгы 84 йорт яны тәртипкә китереләчәк. Бу максатка республика бюджетыннан 1,9 миллиард сум акча бүленеп бирелде. 

"Безнең ишегалды" программасы  Чаллыда 4нче ел рәттән гамәлкә ашырыла. Аның кысаларында йорт яны тулысынча төзекләндерелә: юллар ясала, яңа яктырткычлар, эскәмияләр урнаштырыла, балалар мәйданчыгы корыла. (бу хакта монда язылган) 

 

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса

Нет комментариев