Чаллыда 300 эткә чип куйганнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 300 эткә чип куйганнар

Калганнары кая?

Чаллы ветеринарлары 2 ай эчендә 300 эткә чип куйган. Шәһәрдә исә хуҗасы булган хайваннар саны – 3 меңгә якын. Этләрне теркәү дәвам итә, дип белдерделәр шәһәр ветеринария берләшмәсендә. Этләрне 2025 елның 1 июленә кадәр теркәп бетерү бурычы тора.

Исегезгә төшерәбез, этләрне 1 январьдан терки башладылар. Бу процедура мәҗбүри. Чип ярдәмендә этнең кушаматын, яшәү урынын, хәтта хуҗасының кем булуын белеп була. Мәгълүматлар дәүләт системасында саклана. Асрамага алынган хайванны җиңел генә урамга чыгарып ташлап булмаячак, дигән сүз. Шул рәвешле сукбай этләр саны киметергә тырышалар. 

Этләргә чип кую турында тулырак монда яздык - Этне җиңел генә урамга чыгарып ташлап булмаячак 

Чаллы ветеринария берләшмәсе фотосы

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев