Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 51 яшьлек хатын-кыз алданды

Ул «дустына» 15 мең сум җибәргән.

Мошенникларның вацап, телеграм мессенджерларына үтеп кереп халыкны алдау очраклары артты. Хокук сакчылары сак булырга чакыра.

Шулай Чаллыда яшәүче бер ханымның вацабына үтеп кереп, дус-ишләре, танышларына «әҗәткә 15 мең сум биреп тор әле!» дип хәбәрләр җибәрәләр. 51 яшьлек ханым ышанып дустына ярдәм итәргә була. Язылган карта номерына акча күчерә. Шалтыратып сорашкач, бу мошенниклар эше булуы ачыклана. 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Әмма мошенниклар эзенә чыгуы авыр, ди полиция хезмәткәрләре. Алар номерларын һәрчак үзгәртеп тора. Соңгы вакытта хәтта электрон номерлар сайлый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев