Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 6 яшьлек баланың тын юлына кәнфит китте

«Сабый бер мизгелдә зәңгәрсу төскә керде», - табиб.

Чаллыда 6 яшьлек малай гомере өзелә язды. Баланың тын юлына кәнфит (леденец) китә. Вакыйга хореография түгәрәге бинасы коридорында була. Әни кеше кече баласын биюгә кертеп җибәрә. Аны көткән арада зурысы кәнфитләр ашый. Бермәлне бала зәңгәрләнә башлый, тыны кысыла. 

Бәхеткә, урында ашыгыч ярдәм фельдшеры Алия Закиева була. Табиб тиз арада малайны арттан тотып күкрәк өлешен кыса башлый. Кәнфит чыгып оча.

"Барысы да бер минутта булды. Әмма ул вакыт минем өчен дә, курыккан әнисе өчен дә шулхәтле озак булып тоелды”, - ди фельдшер. Әни кеше баласының гомерен саклап калган табибга чиксез рәхмәтле.  

Табиблар аналарга балаларына карата игътибарлы булырга чакыра. Тын юлына китәрлек азык-төлек бирмәскә сорый. Узган ел эчендә генә тын юлына китеп, шәһәр балалар хастаханәсенә 25 бала кабул ителде, ди алар.  

Фотода фельдшер Алия Закиева

Фото КДМЦ матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев