Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 7 сабый үлгән

«Сездә күрсәткечләр әзрәк булырга тиеш иде», - ди министр.

Чаллыда өйдә сабыйлар үлеме очраклары 3,5 процентка арткан. 2023 елда ике очрак булса, узган ел – 7.

«Яңа туган балаларга патронаж ясаганда һәм аннан соң шифаханәләрдә бала кабул иткәндә, сабыйлар үлеме очракларын булдырмау максатыннан, әңгәмәләр үткәрелә. Медицина оешмалары сайтларында бу темага бәйле мәгълүмат урнаштырылган. Видеороликлар трансляциясе алып барыла. Атна саен йөкле һәм кечкенә яшьтәге балаларның ата-аналары белән «сәламәтлек мәктәпләре» уздырыла», – диде шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов.

«Сабыйлар үлеме Чаллыны бизәми», - дип кисәтте министр Марсель Миңнуллин. Шул ук вакытта республикада сабыйлар үлеме күрсәткече буенча хәл мактанырлык түгел. Татарстан ил буенча бишенче урында.

Шунысы сөендерә - узган ел әниләрнең үлү очрагы теркәлмәгән. Әмма туучылар саны 3,5 процентка кимегән. 


 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев