Чаллыда 75 яшьлек хатын-кыз мумиясе табылган
Үлем сәбәбе ачыклана
Яр Чаллы хокук саклау органнары хезмәткәрләре 75 яшьлек хатын-кызның үлем шартларын ачыклый. Кайбер мәгълүматларга караганда, аның гәүдәсе Яңа шәһәрнең 3нче комплексындагы фатирында ярты елга якын яткан.
Мәрхүмә хатынның гәүдәсе тикшерү өчен шәһәр моргына җибәрелгән. Үлем сәбәбе медицина экспертизасыннан соң билгеле булачак.
Полиция хезмәткәрләрен торак йортка кичә хатын-кызның сеңлесе чакырган. Ул Казаннан кунакка килгән, фатирда апасының мәетенә тап булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев