Чаллыда җәяүлеләр өчен яңа күпер булдырдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җәяүлеләр өчен яңа күпер булдырдылар

Корылманың гомуми бәясе – 30 млн сум.

Ул «Притяжение» торак комплексын Орловка бистәсе белән тоташтырды. Хәзер яңа микрорайонда яшәүчеләр җәмәгать транспорты тукталышына кыска юлдан гына барып җитә ала. 

Челнинка елгасы аша сузылган әлеге күперне таушалудан саклый торган сыекча сеңдерелгән агач белән тышлаганнар. Озынлыгы – 37,5 метр, киңлеге  – 3 метр булган әлеге корылманың гомуми бәясе – 30 млн сум. 

фото: https://chelny-izvest.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


төзелеш

Нет комментариев