Чаллыда Аяз Гыйләҗевка һәйкәл булырмы?
680
0
Олег Кинҗәгулов ТР Рәисенә мөрәҗәгать итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне һәм Туган тел көне уңаеннан республиканың мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән очрашты. Анда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов та катнашты.
Ул Рәистән Аяз Гыйләҗевның 100 еллык юбилеена Чаллыда һәйкәл куярга кирәклеген әйтте.
«Чаллыда Илдар Хановның скульптуралары бар, әмма бөек иҗатчыларга һәйкәл юк. 2028 елда Аяз Гыйләҗевка 100 яшь тулыр иде. Шул уңайдан аның исемен йөрткән театр алдындагы мәйданга һәйкәл куелса бик яхшы булыр иде», – диде ул.
Аяз Гыйләҗев – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, 40тан артык пьеса, 5 роман, 20 повесть авторы. 2002 елда вафат булды.
2020 елда Чаллы татар театрына Аяз Гыйләҗев исеме бирелде.
Фото ТР Рәисенең матбугат хезмәтеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев