Чаллыда «Алтын битлек» премиясе алган спектакль күрсәтелә
Анда ике генә артист уйный.
9-10 октябрьдә Чаллыга Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры килә. Коллектив Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында ике көндә өч спектакль күрсәтә. Алар берничә ел дәвамында уңыш белән барган «Ак чәчәкләр кебек», «Кәҗүл читек» һәам «Рөстәм маҗаралары» спектакльләре.
Соңгысын Тимур Кулов «Рөстәм маҗаралары»н Гадел Кутуй әсәре буенча сәхнәләштерде. Бу спектакль «Арлекин», «Тантана», «Алтын битлек» премияләренә лаек булды.
«Рөстәм маҗаралары»нда ике артист уйный. Альбина Гайзуллина белән Булат Гатауллин 10 рольдә. Гаҗәеп матур, уйландыра торган спектакль. Тамашачы аңа яратып йөри», – диде «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев