Чаллыда гранат үстерәләр
«Шәһәрдәшләр моңа шаккатты», - диләр предприятиедә.
«Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыятендә тәмле икмәк ризыклары пешереп кенә калмыйлар. Территорияне матур чәчәкләр белән бизиләр, теплицаларында кыяр, помидор, борыч, кавын үстерәләр. Соңгы елларда анар да мул уңыш биргән.
– Узган ел бездә эшләүче Үзбәкстан гражданнары анар орлыгы алып килгән иделәр. Башта орлыктан үсентеләр үстердек, аннары аларны теплицага һәм урамга утырттык. Яхшы үстеләр. Быел да утырттык. Аны үстерергә авыр түгел, чәчәкләре дә матур. Җимеше тәмле. Дөресен генә әйткәндә анарга безнең әллә ни исебез китмәде, ә менә шәһәрдәшләр, предприятиегә килүчеләр шаккатты инде, – ди агроном-чәчәк үстерүче Әлфия Әхмәтҗанова.
«Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рафаэль Юнысов чәчәкләр, матурлык ярата. Биредә бу матурлыкны тудыру Әлфия Әхмәтҗанова карамагында. Ул 25 ел «Весенний» совхозында агроном булып эшләгән. Аннары аны «Чаллы икмәге»нә чакырып алганнар. Ул чәчәкләрне бала караган кебек яратып, күңелен биреп тәрбияли.

– Рафаэль Сөләйманович һәр җирдә тәртип булганны, чәчәкләрне ярата. Шуңа күрә без яз көне бик күп үсенте утыртабыз . Предприятиенең барлык офислары янында чәчәкләр үсә. Җитәкчебез бик тырыш кеше. Сөйләшеп торганда чәчәклектә бер чүп үләне күрсә, иелеп ала. Безнең хезмәтне аңлый, шуңа күрә аның белән эшләве җиңел. Бар яктан да ярдәм итә», – ди Әлфия ханым компания җитәкчесе турында.
Ул чәчәк орлыкларын ышанычлы урыннардан кайтарта. Сальвия, петуния, ганфрена, целлозия чәчәкләре көзгә кадәр территорияне матурлап тора. Декоратив көнбагыш, төсле кәбестә, кактуслар да территорияләрне ямьли.
Теплицада икенче партия кыяр утыртканнар. «Ноябрь аенда яңа уңышны авыз итәргә була. Кыярның «Кураж» сортын үстерәбез», – ди Әлфия Әхмәт кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев