Микроавтобуслардан котылачакбыз
Яңа автобуслар маршрутларга кайчан чыга?
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга 50 заманача «НЕФАЗ» автобусы тапшырды. Тантанада РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
«Без республикада җәмәгать транспорты эшен камилләштерүгә зур игътибар бирәбез. Былтыр Чаллыга 90 автобус тапшырган идек. Быел тагын 80. Бу – Чаллының – 400, КАМАЗ машинасы чыгуга 50 ел тулуга зур бүләк», – диде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин Чаллы урамнарында автогигантта ясалган автобуслар йөрүе белән горурлануын белдерде. «Шәһәрдәшләр алардан канәгать. Без алдыбызга куелган бурычны үтәдек. 50 автобусны сентябрь аенда эшләп бетердек. Октябрьдә тагын 30ны җитештерәбез», – диде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Чаллыга һәрдаим финанс ярдәме күрсәткән ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. «80 автобус алырга контракт төзегән идек. 1,8 млрд сумның яртысын республика, яртысын шәһәр түли», – диде ул.
Автобуслар саны микроавтобусларны тулысынча алыштырып бетерергә мөмкинлек бирә. Шулай ук бүген аз сыйдырышлы автобус хезмәт күрсәткән 9нчы маршрут буенча да зур автобуслар йөриячәк», – диде ул.
Документация, иминият, әзерлек эшләре тәмамлангач якынча сентябрь ахыры, октябрь башында яңа автобуслар маршрутларга җибәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, әлегә шәһәр урамнарында 135 автобус йөри. Быел аларның саны 215кә җитәчәк. Белгечләр фикеренчә, бу Чаллыдагы җәмәгать транспорты эшен тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен җитәрлек сан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев