Чаллыда авыручылар саны арта
Узган атнада 1993 очрак теркәлде, ди табиблар.
Көннәр салкынайту белән, Чаллыда кискен респиратор вирус инфекцияләрен (ОРВИ) йоктыручылар саны арта башлады, ди табиблар. Узган атнада 1993 шундый очрак теркәлде. Авыручыларның 48 процентын балалар тәшкил итә. Бу күрсәткечләр аннан алдагы атна белән чагыштырганда 6,2 процентка күбрәк.
Шуңа да карамастан саннар эпидемиологик күрсәткечтән әлегә 1,6 процентка түбән булып кала бирә. ГРИПП йоктыру очраклары да теркәлмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев