Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йогышлы авырулар хастаханәсенең «Г» блогында авыруларны кабул итә башладылар

14 кешегә грипп диагнозы куелган.

Башкарма комитетның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов әйтүенчә, ОРВИ белән авыручылар саны алдагы атнага караганда 23 процентка арткан.

Узган җомгада йогышлы авырулар хастаханәсенең «Г» блогында авыруларны кабул итә башлаганнар. Грипп белән авыручылар да күбәйгән, 14 очрак рәсми рәвештә теркәлгән. Әмма борчыларга урын юк: хастаханәләрдә урыннар да, дарулар да җитәрлек. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 2024 елда йогышлы авырулар хастаханәсенең «Д» блогын һәм галеряны ремонтлап, территорияне төзекләндереп хастаханәдәге ремонтны тулысынча тәмамларга кирәк дип белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек