Чаллыда балалар бакчаларын комплектлау башлана
Кайсы очракта ата-аналарга 30 көн эчендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә килү шарт?
1 апрельдән Чаллы балалар бакчаларында төркемнәрне комплектлау башлана.
"Урыннар гаризада күрсәтелгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөри башлау датасы нигезендә бүленә. Сез теләгән вакыт җитмичә, позиция чираттагы рәвештә чагылмый. Ата-аналарга элек бирелгән гаризаларның барысы да Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша саклана", - ди белгечләр.
Өстәмә мәгълүматны (8552)56-14-71, 56-12-67 тф номерлары аша алырга мөмкин.
Тапшырылган гаризаның статусын РФ дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә дә белергә мөмкин. «Направлен в ДОО» дип җавап кайтарылган очракта, ата-аналарга 30 көн эчендә балалар бакчасына килү шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев