Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар бакчаларына җылы бирелә башлады

Фатирлар кайчан җылына?

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев кушуы буенча, Чаллының балалар бакчаларына җылы бирергә кичә үк рөхсәт ителде. Бүген исә бу объектларга актив рәвештә җылы бирелә. 

Стационар сәламәтлек саклау учреждениеләре дә тиздән җылы бирү системасына кушылачак. Аларның моңа актлары да, әзерлек паспорты да бар.

«Башкарма комитет карары нигезендә торак фондына җылы бирү 4 октябрьдә башланырга тиеш. Бүгенге көндә шәһәрнең җылылык челтәрләрен кышкы схемага күчерү эше дәвам итә»,  -дип хәбәр итте «Татэнерго» АҖ филиалы Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесенең матбугат хезмәте.  

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, 5 көн буена  температура +8 градустан кимрәк булса, күпфатирлы йортларга җылы бирелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылы бирү җылылык челтәрләре