Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар бакчасы мөдире мошенникларга бер млн сумга якын акча күчерде

Аның 700 меңе кредитка алынган.

Чаллыда яшәүче 50 яшьлек балалар бакчасы мөдиренә мошенниклар бер айга якын шалтыраталар. Һәм акчасын мошеннниклар алырга мөмкин дип ышандыралар. Акчаны саклап калу өчен «куркынычсыз» счетка күчерергә киңәш итәләр.

Борчуга калган ханым «кураторлар» инструкциясе буенча эш итә башлый. Башта күрсәтелгән счетка өлешләп 280 мең сум акча күчерә. 

Аннары аңа яңадан шалтыратып, исеменә кредит рәсмиләштерелеүен әйтә, бу мәсьәләне хәл итү өчен  700 мең сум акча кирәклеген әйтә. Ханым банктан 700 мең сум акча алып күрсәтелгән счетка җибәрә. 

Акчаны кайчан кайтарылуы турында кызыксына башлагач «кураторлар» юкка чыга. Телефоннар уңайлы зонада булмый. 

Фото «Татар-информ»нана алынды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Сак булыгыз мошенниклар

Нет комментариев