Чаллыда балалар табибы вафат булды
Ул 3нче балалар поликлиникасында эшләде.
Чаллыда 3нче балалар поликлиникасы педиатры Елена Катаева кинәт вафат булды.
Ул Чаллыда туып-үскән. Балачактан табиб булырга хыялланган. 1989 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Пермь дәүләт медицина институтына укырга кергән. Укуын тәмамлганнан соң, Курганда эшләгән, балалар клиник хастаханәсендә интернатура үткән.
1991 елда Елена Владимировна Чаллыга кайтты, 3нче балалар поликлиникасында эшләде.
Аны хезмәттәшләре тәҗрибәле табиб һәм белемле остаз, яхшы дус булган өчен хөрмәт итте. Ул кечкенә пацинетларының балалар бакчасына, мәктәпкә баруын күреп сөенде.
«Чын табиб беренче чиратта балаларны яратырга һәм көчле рухлы булырга тиеш», – дигән. Ул үзе шундый булган.
Табиб белән хушлашу 7 августта 10 сәгать 30 минутта морг янында була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев