Чаллыда балаларга 11 млн 597 мең сумлык яңа ел бүләге бирелә
23 меңнән артык бала бүләк алачак.
Чаллы могҗизалы яңа ел бәйрәмен каршы алырга әзер. Шәһәрнең төрле урыннарында яңа ел чыршылары утларын кабыза. «Азатлык» мәйданындагы төп чыршы да көннән-көн матурлана. Аны тантаналы ачу 19 декабрьгә билгеләнгән. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Хәмитов әйтүенчә. ул шәһәрнең – 400, беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуны истә тотып бизәлә. Мәйданга әкият геройлары, 2026 ел символы - утлы ат сыннары куела.
Яңа елны каршы алырга мәктәпләр дә әзерләнә. Укучылар ел саен уза торган «Көмеш бизәкләр» бәйгесендә катнашалар. Сыйныф бүлмәләрен иң матур бизәүчеләрне бүләкләр көтә.
Яңа ел бүләксез булмый. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең балаларына, физик мөмкинлекләре чикле малайлар һәм кызларга, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә, олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңүчеләргә, активистларга һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балаларына 11 млн 597 мең сумлык бүләк алына. «Асылташ» приютында тәрбияләнүче балаларның хыялын «Теләкләр чыршысы» акциясе буенча шәһәр мэры Наил Мәһдиев, башка җитәкчелер һәм депутатлар тормышка ашырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев