Чаллыда баланы машина бәрдерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда баланы машина бәрдерде

Бала хәрәкәт көйләнүче җәяүлеләр кичүеннән чыга торган булган.

Чаллыда чит ил машинасын йөртүче самокаттагы баланы бәрдерде. Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Вахитов проспектындагы 21/25 йорты янында килеп чыкты.
ГАИ мәгълүматлары буенча, «Омода С5» машинасын йөртүче Вахитов проспекты буенча Сөембикә проспектына таба барган. Якынча мәгълүматлар буенча уңга борылганда ул хәрәкәт көйләнүче җәяүлеләр юлын самокатта чыга торган баланы бәрдерә. 
Авария нәтиҗәсендә балигъ булмаган җәяүле хастаханәгә озатылды. Медицина тикшерүеннән соң ул өенә җибәрелгән. 
Фото: ГАИдан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига балалар юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев