Чаллыда бер хатын миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан
Кемгә биргәнен исендә калдырмаган.
ЗЯБ бистәсендә яшәүче ханым мошенниклар кармагына эләккән.
Аңа таныш булмаган ир-ат шалтыратып, өйдә торган акчаны сакларга, ышанычлы урынга куярга кирәклеген әйткән. Һәм акчаны ышанычлы кешегә тапшырырга киңәш иткән.
68 яшьлек хатын дулкынланган һәм «изге» күңелле кешенең барлык киңәшләрен үтәгән: адресын әйткәне, очрашу вакытын сорашкан.
Кичке сигездә үзенең йорты ишегалдында ир атка 1 млн 345 мең акчасын тапшырган. Икенче көнне хатын акчасын кайчан кайтаруларын белмәкче булган. Ләкин телефон бу вакытта «вне зоны доступа» да булган.
РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев