Чаллыда бер тәүлектә 391 машина кар чыгарганнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер тәүлектә 391 машина кар чыгарганнар

Бу хакта «Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр итте.

16 декабрьдә «Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре шәһәрдән 391 рейс ягъни 5,2 мең куб метр кар чыгардылар. 

Юлларны 97,5 куб метр сыек реагнт белән эшкәрттеләр. 

Төнлә шәһәр юлларын 88 берәмлек техника чистартты. 

Бүген проспектларда һәм урамнарда «Автомобиль юллары» предприятиесенең 130 махсус техникасы һәм 131 хезмәткәре эшли. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пад кар чистарту

Нет комментариев