Чаллыда богомоллар күбәеп киткән
Сәбәбе нидә?
"Озын аяклы, зур күзле ямь-яшел бөҗәкләр адым саен. Нишләргә?" - дип зарлана шәһәрдәшләр. Моңарчы кеше күзенә күренмәгән бөҗәкләрнең кинәт артып китүе күзәтелә. Алардан куркырга кирәкми, ди белгечләр. Ул - гади богомол. Аларның артуы һава торышы белән бәйле.
"Башта яңгырлар булды. Соңыннан җылытып җибәрде. Көн җылы, дымлы торганда богомоллар тиз үрчи. Алар очмыйлар, сикермиләр, тешләмиләр дә. Зыяны юк. Киресенчә, аларны кулга утыртып, җентекләп күзәтеп була", - ди 4нче санлы балалар экология һәм биология үзәге директоры Владимир Товма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев