Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бүләкле концерт була

Ул Түбән Кама ГЭСы һәм автогигант тарихына багышлана.

«Энергетик» мәдәният сараенда «Чаллы безне бер гаиләгә берләштерде» дип исемләнгән чаралар циклы була. Ул КАМАЗ заводлары, Түбән Кама ГЭС төзелә башлауга 60 ел тулу уңаеннан оештырыла. 

– Әлеге тәрбияви әһәмияткә ия булган чараның беренчесен 11 сентябрьдәдә уздырабыз. Ул көндезге 14 сәгатьтә башлана. Анда килүчеләр башта ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәрис Минһаҗевның күргәзмәсен карый алалар, истәлеккә фотога төшәләр. Аннары «Җыр безгә төзергә һәм яшәргә булышты» дигән концерт була. Чарага килүчеләрнең барсына да Чаллы, автогигант тарихына багышланган затлы китап бүләк ителәчәк, – диде концертны алып баручы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт тарих китаплар мәдәният театр