Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда быел 952 күпбалалы гаилә җир участогы алды

Ничә гаилә чиратта тора?

Чаллыда 2025 ел башыннан 952 күпбалалы гаилә җир участогы алды. Бу хакта шәһәр Советының өченче сессиясендә җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.

"Бүгенге көндә 9508 гаилә җир участогына чиратта тора иде. Аларның 4352се участок алды. 5 156сы чират көтә», – дип хәбәр итте «Вести Татарстан».

2025 елның 5 январыннан Татарстанның Җир кодексына үзгәрешләр кертелде. Аның буенча Чаллыдагы күпбалалы гаиләләре республиканың 9 районындагы җир участогын алала. Бу Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман районнары.

ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы һәм прокуратура вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә 2025 елда һәр район 200гә якын җир участогы бирергә тиеш дигән план куелган иде.

Гамәлдәге контрактлар буенча 1653 участок кадастор учетына куелган, тагын 409ын ызанлау бара.

Агымдагы елның августыннан Тукай районыннан 1131 участок бирелде. Моннан тыш, «Гладиолус» бакчачылык ширкәте яныннан 62 гектар җир бүленгән, биредә 434кә якын участок ясарга җыеналар. Тукай районында тагын 288 участок ясарга мөмкин булуы ачыкланды. 

Левашево, Никошновка, Иштирәк, Иске Абдул, Туиров, Авлаш, Артамоновка, Бордыбаш, Яңа Байлар һәм Торнаташ авылларыннан тагын  500 участок әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күпбалалы гаиләләр Җир участогы Чаллы шәһәре