Чаллыда чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр
Тантаналы чара «Ватан-Ана» мемориал комплексы янында узды.
Ел саен 28 майда Россиядә чик сакчылары көне билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көнне «Ватан-Ана» мемориал комплексы янына чик сакчылары, ветераннар һәм аларның гаиләләре җыела.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов җыелучыларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте, ил куркынычсызлыгын тәэмин итүдә чик сакчылары хезмәтенең әһәмиятен билгеләп үтте.
Ул чик сакчылары хезмәтенең һөнәри осталык кына түгел, зур җаваплылык таләп үтүен дә ассызыклады.
Винер Харисов чарада катнашучыларга ныклы сәламәтлек, иминлек теләде. Илебезне саклауга керткән хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Шәһәр Советы депутаты, СВО ветераны Тимур Нусратов та чик сакчыларын бәйрәм белән котлады. Ул чик сакчылары оешмалары вәкилләренә грамоталар һәм медальләр тапшырды.
Чара мемориалга чәчәкләр һәм веноклар салу белән тәмамланды. Сүз уңаеннан, Чаллыда чик сакчылары хезмәтендә булган 4 меңнән артык кеше яши.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев