Чаллыда чит ил гражданнары 76 җинаять кылган
Бу хакта Чаллы Эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Игорь Овсов хәбәр итте.
2025 елда Чаллыда законсыз миграциягә бәйле 31 җинаять ачыкланган. 303 кешене үз илләренә кайтарып җибәрү турында карар кабул ителгән. Бу хакта Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә Эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Игорь Овсов сөйләде.
– Чит ил гражданнары Чаллыда 76 җинаять кылды. Алар арасында наркотик матдәләрне законсыз рәвештә саклауга бәйлеләре – 22, ришвәт бирү – 16. Чит ил гражданнарына каршы 15 җинаять кылынган. Законсыз миграциягә бәйле 31 канун бозу очрагы теркәлде, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев