Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа ел чыршыларын кая кабул итәләр?

Бу хезмәт түләүле.

Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланып килә. Подьезд төпләрендә, урамнарда яңа ел бәйрәме күрке булган чыршылар аунап ята башлады. 
Идел буе экология компаниясендә чыршыларны кабул итү урыннары турында хәбәр иттеләр.
Чаллыда нарат, чыршы һәм башка ылыслы агачларны Автосборочный проезд 29/63 бинасында, предприятиенең АБК янында җыялар. Агачларны эш көннәрендә иртәнге сәгать 8дән кичке 17 сәгатькә кадәр кабул итәләр. 12-13 сәгатьләрдә төшке аш. Шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре. 
Әлеге хезмәт халык өчен түләүле. Килограммы – 12 сум 87 тиен.  Агач калдыкларын кабул итү пунктында үлчиләр. Чыршыларны җәйгә кадәр тапшырып була. Җыелган ылысларны утильләштерәләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел чыршы утильләштерү