Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Дым» позывнойлы хәрбигә автомобиль тапшырылды

Аны Чаллы социаль фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев тапшырды.

Руслан Шәңгәрәев – Чаллы Социаль фонды җитәкчесе. Тик бүген ул башка уңайдан журналистларның игътибар үзәгендә булды. Шәһәрдәшебез гаиләсе исеменнән махсус хәрби операциягә «УАЗ-452» (халык телендә «буханка» дип йөртелә) машинасын җибәрде.

Аның фикеренчә, хәзерге көндә махсус хәрби операциягә катнашы булмаган гаиләләр юк. 

«Әнием Зөлфирә Нәсыйховна Мөслимдә яши. Ул 40 елдан артык татар теле һәм әдәбияты укытты, безне – 3 баласын тәрбияләп үстерде. Барыбыз да дус-тату, Аллаһка шөкер, бердәм. Уртак фикергә килеп эшли торган эшләребез бар. Башкалар кебек, без дә һәрдаим хәрбиләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Әтиемнең энесенең улы Салават Шәңгәрәев үзе теләп хәрби операциягә киткән иде, апрель аенда хәбәрсез югалды. Минем күз алдымда үскән бала ул, әбекәйләр янына кайта иде – чибәр, кара, әзмәвердәй гәүдәле. Борчылдык, әлбәттә, әлегәчә яңалыклар юк, шуңа күрә хәзер дә ул һәрвакыт уебызда. Туганнар белән бу хакта уйлашкан вакытта бакчабызда торган машинага күзебез төште. Аны тәртипкә китерергә дә җибәрергә кирәк, дигән фикергә килдек. Үзем дә армиядә хезмәт иткән кеше буларак, аның анда никадәр файда китерәчәген беләм. Июнь аеннан автомобильне техник яктан карадык, майларын, фильтрларын алыштырдык», – дип уртаклашты шәһәрдәшебез.

Әлеге машинаны хәзерге көндә кыска вакытлы ялга кайткан «Дым» позывнойлы хәрбигә тапшырдылар. Ул элек эретеп ябыштыручы булып эшләгән, 2022 елдан бирле хәрби операциядә.

«Фронтта теләсә кайсы транспорт алтын бәясенә тиң. Нәкъ менә машина биргәннәрен белгәч, хезмәттәшләрем сөенде, чөнки ул универсаль – анда яралыларны да, азык-төлекне дә, гуманитар ярдәмне дә ташырга була», – диде ул.

Юлга чыгар алдыннан машинага Чаллының Пенсионерлар союзы, «Навигатор успеха» волонтерлар оешмасы, Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре җыйган гигиена кирәк-яракларын, ашамлыклар һ.б. тутырылган тартмаларны да төягәннәр.

Очрашуда катнашкан шәһәр мэры Наил Мәһдиев машинаның төзек, 430нчы полкка юлга чыгарга әзерлеген әйтте. «Хәрбиләргә ныклык һәм сабырлык, Руслан Рәифовичка рәхмәтемне белдерәм, Аллаһка шөкер, янәшәбездә СВОга ярдәм итәрдәй кешеләр бар», – диде ул. 

" />

Фото: nabchelny.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм Чаллы мэры СВО