Чаллыда Джефф Монсон имзасы белән бокс перчаткалары уйнатачаклар
641
0
Боза сараенда зур турнир көтелә.
29 сентябрьда Чаллының Боз сараенда бокс буенча зур турнир оештырыла. Рингта Россия командасы Таҗикстан боксчылары белән очрашачак. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Барлыгы 7 турнир булачак. Рингта Кевин Джонсон белән Джейсон Гаверн да сугышачак. Алар икесе дә Американың танылган боксчылары (бу хакта монда язган идек). Турнирның махсус кунагы - Джефф Монсон.
"Чаллыга "Снеговик" Джефф Монсонның килүе – зур вакыйга. Ул республикада бушлай грэпплинг, ММА клублары ача. Турнир көнне хәйрия аукционы оештырачакбыз. Джефф Монсон имзасы белән бокс перчаткалары уйнатачакбыз. Акча Чаллы егете тернәкләнүенә тотылачак", - дип сөйләде турнир оештыручы һәм катнаш көрәш Федерациясе президенты Андрей Самцов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев