Чаллыда элекке маршрутлар схемасын кире кайтарырлармы?
Чираттагы матбугат конференциясе узды.
Җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы буенча тавыш һаман тынмый. Шәһәр халкыннан йөзләгән мөрәҗәгать килә. Чаллы хакимияте чираттагы, инде дүртенче матбугат конференциясе уздырды. Аны онлайн режимда шәһәр халкы да карый алды һәм сорауларын бирде.
Күбесе элекке маршрутларны кире кайтаруны сорый. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов моның мөмкин булмавын әйтте.
«Шәһәр үсә. Микрорайоннар саны арта. Мәләкәс аръягында гына 30 меңнән артык кеше яши. 63, 64, 65нче комплексларда кеше күп. Орловка посёлогында, 35, 36,37 комплекслар… 30 ел элек булган маршрутлар схемасы бүген дә гамәлдә була алмый. Маршрутлар схемасын автоубслар яңа микрорайоннарга да керерлек итеп төзергә кирәк», – дип белдерде Фәрид Сәлахов.
Исегезгә төшерәбез, яңа маршрутларны узган елның декабрь аенда тәкъдим иттеләр. Схеманы Мәскәү фәнни-тикшерү институты төзеде. Схема башта ук халыкта ризасызлык уятты. Кышкы каникуллардан соң, кеше эшкә чыккач, канәгатьсезлек белдерүчеләр саны тагын да артты. Маршрутлар схемасы өч тапкыр үзгәреш кичерде. Соңгы тапкыр – 13 январьда. Монда яздык. Транспорт хәрәкәтен көйләү буенча эш дәвам итәчәк. Халыктан сорауларны һәм тәкъдимнәрне https://forms.yandex.ru/u/674ff1e402848f28591de00a/ сылтама буенча кабул итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев