Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшмәкәр Валерий Чулаковны ирегеннән мәхрүм иттеләр

Суд шундый карар чыгарды.

Чаллы шәһәр суды 64 яшьлек эшмәкәргә, «Татарстан» отелы хуҗасы, «Маленькая страна» поселогы инвесторы Валерий Чулаковка хөкем карары чыгарды. Ул Россия Җинаятьләр кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча гаепле дип табылды.

Исегезгә төшерәбез, ул Тукай районы хакимияте аша 25 җир участогын 5 муниципаль участокка алыштырган. Җирнең реаль бәясен киметү нәтиҗәсендә 60 млн сумнан артык зыян салынган. 

 Хөкем ителүче соңгы сүзендә гаебен танымады. Үзен бар эшне дә закон буенча башкаруын әйтте. 

Суд Валерий Чулаковны 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар кабул итте. Ул җәза срогын гомуми режимдагы колониядә үткәрәчк. Хөкем караары әле гамәлгә кермәде.

Фото Чаллы судыннан алынды


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклык суд хөкем