Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фатирларга кайнар су бирелә башлады

Торак йортларның 36 проценты кайнар су белән тәэмин ителде.

Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның йомгаклау этабы бара. Ул 5 сентябрьдә башланды. Норматив буенча 15 сентябрьдә барлык объектлар кайнар су белән тәэмин ителергә тиеш.

Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе опрессовкалау тулысынча тәмамланган участоклардагы объектларга кайнар су бирә башлады.

7 сентябрьдә яңа шәһәрнең  4, 5, 6, 56, 58, 28, 29, 30, 11, 16, 17, 18, 21, 43 (43/15, 43/18 йортларыннан тыш) , 7нче бистәгә (7/21, 7/23 йортларыннан тыш), 54/24А, 54/14, 9/41, 9/42, 9/43, Мира 18 йортыларына, йогышлы авырулар хастаханәсенә, психо-неврология диспансерына, ГЭС һәм Сидоровка бистәләрендәге объектларга кайнар су бирелде. Мәләкәс аръягының 20, 21, 22нче бистәләрендә һәм Гостев урамындагы 7, 7а, 7б йортларында да кайнар су бар.   

Шулай итеп торак йортларның 36 проценты кайнар су белән тәэмин ителде. 

Гидравлик сынау вакытында 734 погон километрдан артык торбаның ныклыгы тикшерелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак коммуналь хуҗалык кайнар су