Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фонтаннарны кабыздылар

Аларда су коену катгый тыела.

Чаллыда фонтаннар эшли башлады. Узган атнада "Горзеленхоз" предприятиесе "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы һәм "Универсам" тукталышындагы фонтаннарны кабызды. Бу юлы - Энтузиастлар бульвары, "Камаз" мәдәният йорты һәм орган залы каршындагы фонтаннар эшли башлады. 

Көннәр җылыну белән балалар фонтаннарда су коена. Белгечләр сак булырга чакыра. Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда бер баланың аяк бармагы фонтан рәшәткәсенә кысылып өзелде. Чаллыда бөтен фонтаннар каршында белдерү такталары эленгән. Аларны хәтердә яңарту артык булмас, аеруча ата-аналарга, ди белгечләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фонтаннар