Чаллыда «Гомере аның моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән кичә узды
Ул патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Чарага язучылар, мәгариф хезмәткәрләре, зыялылар килгән иде.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов чыгыш ясап, халкыбызның каһарман улы турында сөйләде. Аның кечкенәдән шигърияткә гашыйк булуын, язучы булгач һәр шигыренең тирән мәгьнәгә ия булуын, бүгенге көндә дә актуальлеген билгеләп үтте. Гади авыл баласының Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуын әйтте. "Муса Җәлил халкыбыз күңелендә яши. Юбилее уңаеннан шәһәрдә көрәш турниры бара. Театрда матур чара узды. Укытучылар, балалар бакчалары хезмәткәрләре киләчәк буында Муса Җәлил иҗатына мәхәббәт тәрбияли. Аларга хезмәтләре өчен рәхмәт", - диде ул.⠀
Татарстанның Тукай премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин Муса Җәлилнең шигырен укыды.
Кичә Җәлилнең тормышына һәм батырлыгына багышланган "Хәл бу ки... Муса Җәлил" спектакле белән тәмамланды. Татарстанның атказанган артистлары Энҗе Шиһапова белән Чулпан Әскәрова куйган спектакль тетрәндергеч булды. Сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиева. Спектакль тагын бер кат Муса Җәлилнең үлемсезлеген раслады. Анда катнашкан артистлар барсы да рольләрен оста башкардылар.

"Тылсым" театр студиясенә йөрүче Мәрьям Ситдыйкова, Мәрьям Зарипова һәм Сәет Гыйльманов Муса Җәлилнең балалары булып уйнадылар, оста итеп Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр.
Спектакль Җәлилнең «Җырларым» шигыре белән тәмамланды.
Зал тутырып килгән тамашачылар артистларны аягүрә басып алкышлады. Театрда узган чара Чаллының республика һәм аның чикләреннән тыш узучы юбилей вакыйгаларына керткән саллы өлеше булды. Ул Муса Җәлилнең иҗади мирасы безне хәзер дә дулкынландыруын һәм илһамландыруын тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев