Чаллыда ялга кайткан хәрби балалар белән очрашты
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ялга кайткан хәрби балалар белән очрашты

Ул балаларның һәр соравына җавап бирде.

Шәһәрнең 48 нче «Винни-Пух» балалар бакчасында махсус хәрби операциядә катнашучы солдат белән белән очрашу булды.  Хәрби – әлеге балалар бакчасында тәрбияләнүче нәнинең әтисе. Ул гаиләсе янына ялга кайткан. 

Балалар хәрби белән бик озак аралаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны, ә ир-ат аларның аларның барсына да  җавап бирде. Алар бергәләп беренче ярдәм күрсәтергә һәм яраланган хәрбине сугыш кырыннан алып чыгарга өйрәнделәр.

Хәрби балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналар  тарафыннан җыелган гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде, аның якын арада билгеләнгән урынга җибәреләчәген әйтте. 

Фото/ шәһәр сайтыннан алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев