Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа ашыгыч ярдәм станциясе булдырырга телиләр

Бу хакта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында белдерделәр.

Ашыгыч ярдәм машинасы катнашындагы авариядән соң, Чаллыда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы узды. Биредә ашыгыч ярдәм станциясенең баш табибы Сергей Крылов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, шәһәрдә өстәмә ашыгыч ярдәм станциясе кирәк. Чаллыдан тыш, табиблар бригадасы Тукай районы авылларына да хезмәт күрсәтә. Мондый очракта пациентка барып җитү җиңелләрдән түгел. Юл шактый вакытны ала. 

- Яңа подстанция булса, табиблар бригадасы, артык көч куймыйча, чакырган урынга тиз барып җитә алачак. Микрорайоннарга һәм авылларга барып җитү өчен 20-40 километр юл үтәргә кирәк. Яз-көз хәл тагын да кыенрак. 20 минут эчендә генә бригадалар килеп җитә алмый. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләр тизлекләрен арттырырга мөҗбүр, - ди Сергей Крылов. 

Ашыгыч ярдәм подстанциясен 62, 63, 65 һәм 69 комплекслар тирәсендә урнаштырырга планлаштыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашыгыч ярдәм