Чаллыда яңа кәгазь фабрикасы төзеләчәк
Анда 70 мең тоннадан артык товар җитештерергә планлаштыралар.
2027 елның көзендә С.П.Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинатының яңа кәгазь фабрикасын төзи башларга планлаштыралар. Предприятие өч һәм дүрт катлы бәдрәф кәгазе өчен целлюлозадан кәгазь-нигез чыгарачак, дип хәбәр иттеләр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының МАКС каналында.
Проектны тормышка ашыру өчен 3 миллиард сумнан артык акча кирәк. 2027 елның беренче кварталында булачак предприятие территориясендә ремонт-төзелеш цехы бинасын сүтә башларга планлаштыралар.
Фабриканың беренче чиратын (анда елына 35 мең тонна кәгазь җитештереләчәк) 2029 елда эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Икенче чиратны төзегәннән соң, җитештерүнең гомуми күләме елына 70 мең тоннага җитәчәк.
Комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев аны предприятие өчен масштаблы проект дип атады.
«Яңа кәгазь фабрикасында Россия базарында ихтыяҗ булган продукция эшләп чыгарылачак. Белгечләр бәяләвенчә, безнең илдә санитария-гигиена әйберләрен җитештерү күләменең еллык үсеше 4-10 процент тәшкил итә», – диде ул.
Фабрика эшли башлаганнан соң Татарстанда бәдрәф кәгазе җитештерү буенча кластер формалашачак.
Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Фото КБК сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев