Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңгыр суларын чистарту корылмалары төзеләчәк

«Дәүләт экспертизасыннан уңай җавап алынды», - ди Айрат Насыйбуллин.

Чаллының 3 урынында яңгыр канализацияләреннән аккан суларны чистартучы локаль корылмалар төзеләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча директор урынбасары Айрат Насыйбуллин хәбәр итте. Аның берсе Г.Тукай исемендәге яр буенда (5нче микрорайонга каршы) урнашачак. 

«Дәүләт экспертизасыннан уңай җавап алынды. Смета буенча төзелеш 356 млн сумга (дефляторны исәпкә алып – 370 млн сумга) басачак. Эшләр киләсе елда башаланачак», – диде Айрат Насыйбуллин.

Корылманың икенчесе Г.Тукай исемендәге яр буе белән М.Җәлил проспектлары киселешендә, яр буеның сул ягында урнашачак. Объект төзелешенә 202 млн сум  таләп ителә. Төзелеш 2025 елга планлаштырыла. 2026 елда өченче локаль корылма төзеләчәк. Ул 2нче санлы буа регуляторда урнашачак. Төзелешкә 139 млн сум сарыф ителәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев