Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшүсмер атынгычтан егылып имгәнгән

Бу очрак теркәлгән видео социаль челтәрләргә таралды.

Илнең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Чаллыда баланың атынгычтан егылып төшү очрагын тикшерергә кушты. Әлеге йөкләмәне үтәү ведомствоның үзәк аппаратында контрольгә куелды.

Исегезгә төшерәбез, вакыйга Чаллының Марарт Бибишев исемендәге театраль паркында була.  Көчле чайкалудан атынгычның бер як тимере сынып, тагандагы яшүсмер җиргә егылып төшә. Ул имгәнүләр ала. Бу очрак теркәлгән видео социаль челтәрләргә тарала. 

“Ял һәм мәдәният паркы” җитәкчелеге белдерүенчә, бүгенге көнгә парктагы барлык атынгычлар да тикшерелгән, ватылганы төзәтелеп куелган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев