Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике баланы бәрдерделәр

Беренчел фаразлар буенча балалар үзләре гаепле.

Чаллыда балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булды.

9 август көнне кичке 8ләр тирәсендә Мәскәү проспектында Киа-Рио автомобилен йөртүче 21 яшьлек егет 7 яшьлек малайны бәрдерә. Беренчел фаразлар буенча, бала юлны тиешле булмаган урыннан йөгереп чыккан. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган малай хастаханәгә озатылган.

Шул ук көнне көндезге икеләрдә Мәскәү проспектындагы бер ишегалдында “Хендэй” автмобилен йөртүче хатын-кыз 9 яшьлек малайны бәрдертә. Инспекторлар әйтүенчә, бала, юл кагыйдәләрен бозып, самокатта килеш юл кырында торган машина артыннан килеп чыккан. Аягы сынган малай хастаханәгә озатылган.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев