Бүген Чаллыда кышкы ярминкә
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллыда кышкы ярминкә

Кайсы урыннарда?

Чаллыда 28 февральдә һәм 7 мартта кышкы ярминкәләр уздыру планлаштырыла.
Алар гадәттәгечә өч урында: ипподромда, «Южный» агросәнәгать паркында, «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда була. Бу урыннарда Тукай, Сарман, Минзәлә, Аксубай һәм башка районнардан килгән авыл хуҗалыгы уңганнары үзләре җитештергән азык-төлек сатачаклар. 
Оештыручылар әйтүенчә, бәяләр кибетләрдәгегә караганда азанрак. 
Язгы ярминкәләр 14 мартта башланып, һәр атнаның шимбәсендә 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 
 


бәяләр Чаллы шәһәре Авыл хуҗалыгы ярминкәләре

Нет комментариев