Җитмәсә, аның таныклыгы булмавы да ачыклана.
Чаллы инспекторлары 27 яшьлек егеткә берьюлы 4 административ протокол төзеде. Яшь машина йөртүче, беренчедән, исерек хәлдә була. Икенчедән, аның таныклыксыз йөрүе ачыклана. Моннан ике ел элек ул исерек килеш тотылып, таныклыгын алдырткан. Закон бозучыны “Комсомольский” полиция бүлегенә озаттылар.
Нет комментариев