Мәләкәс арьягында юлларны ремонтлый башлыйлар.
2 сентябрьдә Чаллының Гостев урамы һәм Фоменко проспекты өлешчш ябыла. Бу ремонт эшләре барышы белән бәйле. Гостев урамының Казан проспектыннан Аэродромный урамына кадәрге өлеше ремонтлана.
«Автомобиль юллары» предприятиесе бригадалары Фоменко проспектының Жемчужная урамыннан Сарман трактына кадәрге өлешендә дә бу атнада ремонт башлана.
«Шәһәрдәшләрне машиналарын юллардан алуларын, хәрәкт иткәндә альтернатив маршрутларны сайларга киңәш итәбез», – дип хәбәр иттеләр шәһәр хакимиятендә.
Исегезгезгә төшерәбез, Мәләкәс елгасы аша күпернең яңа шәһәргә бара торган ягында да төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Йөк машиналары йөртүчеләр арасында конкурс үткәрелү сәбәпле 2 сентябрьдә 16-20 сәгатьтә һәм җомга көнне 15-21 сәгатьтә Чулман проспектының Раскольников урамына кадәрге өлеше, Раскольников урамының Хәсән Туфан проспектыннан Рәси Беляев проспектына кадәрге өлеше ябыла.
Нет комментариев